13 гыйнвар 2026 материаллары
-
Рәшит Фәтхрахманов
Яңа елның күңелсез сюрпризы
АКШ Сенаты бу атнада Россиягә карата санкцияләрне көчәйтү турында канун проектын кабу итәргә әзерләнә. Россия нефтен, нефть продуктларын, газын һәм уранын сатып ала торган илләр товарларына 500 процентлы пошлиналар кертеләчәк.
-
КИРӘК
«Ru» химик элементын ачкан Казан галименең тууына 220 ел
11 гыйнварда Россия химигы, ботаник, рутений химик элементын ачучы Карл Карлович Клауснын тууына 220 ел тулды. Шул уңайдан Татарстан дәүләт архивында https://arhiv.tatarstan.ru/ сакланучы документларга нигезләнеп, аның турында кызыклы фактлар белән таныштырып үтәбез.
-
Яңалыклар
Ялларда Украина кораллы көчләре һөҗүме Россия төбәкләрендә яшәүче 45 кешенең үлеменә китергән
2026 елның 1еннән 11 гыйнварга кадәр чорда Украина кораллы көчләре һөҗүме аркасында 45 «тыныч» кешенең гомере өзелгән. Шуның өчесе – балалар. Россия Тышкы эшләр министрлыгының аерым поручениеләр буенча илчесе Родион Мирошник «ТАСС» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
-
Яңалыклар
Айдар Сәлимгәрәев: «Буыннар элемтәсе бездән тора!»
Журналистларны һөнәри бәйрәмнәре белән «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевтә котлады.
-
Яңалыклар
Казан халкы 20 гыйнварга кадәр шәһәр музейларына бердәм билет белән керә ала
Татарстан Республикасы Милли музее һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгы «Көмеш билет» программасын башлап җибәрде. Әлеге бердәм билет белән Казанның берьюлы берничә музеена кереп була. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Татарстанда укытучыларга 560 миллион сумга планшетлар сатып алачаклар
Педагогларга электрон журналлар һәм белем бирү контенты белән эшләү өчен планшет компьютерлар сатып алуга федераль һәм Татарстан бюджетыннан 2026, 2027 һәм 2028 елларда 80 336,4 мең сум, 274 138,7 мең сум һәм 208 972,1 мең сум бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Финанс министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Авыл
Акмаса да тама: шәхси хуҗалыкларга нинди ярдәм чаралары бар?
Иш янына куш өстәлсә, тагын да күңеллерәк. Төрле программаларда катнашып, ярдәм ала алган авыл халкы әнә шулай ди. Хәләл көче белән абзар тутырып малын, кош-кортын асраган кешегә аның һәркайсы кадерле. Быел Татарстанда шәхси хуҗалыкларга нинди ярдәм чаралары каралган? Шул хакта белештек.
-
МӨҺИМ
Көрәп керү: Яңа ел карлы көннәр белән башланды
Исән-саулармы? Унике көнлек ялдан соң мәктәп-бакчалы, эшле тормышка кире кайту, ай-һай җиңел түгел. Һава торышына гына барыбер. Яллар буе зур көрәкне кулдан төшерергә ирек бирмәгән кар бу елның беренче эш көнендә дә ишеп яуды. Дүшәмбе иртәсен Казан халкы юллардагы сигез баллы «бөке»ләрдә каршы алды. Зур юлларны вакытлыча ябып торырга туры килде. Синоптиклар исә салкыннар турында кисәтә.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Фетнәнең киеренкелек ноктасы
Россиялеләр озакка сузылган гыйнвар йокысына талган көннәрдә халыкара вакыйгалар утлы табадагы борчаклар кебек сикереште. Хәл дәһшәтле рәвештә киеренке. Иранда декабрь ахырында башланып киткән протест дулкыны тынмый гына түгел, киеренкелек арта. Илдә икътисадый вазгыять катлаулы. Тәһранда хәтта эчәр су юк. Фарсы валютасы чүпкә әйләнде. Бәяләр марафон узышына чыкты.
-
Яңалыклар
Россиядә Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабы башланды
12 гыйнварда Россиядә Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабы башланып китте.
-
Яңалыклар
Пенсионерларга өстәмә түләүне минималь хезмәт хакы дәрәҗәсенә кадәр арттырырга мөмкиннәр
Леонид Слуцкий җитәкчелегендәге Дәүләт Думасы депутатлары һәм сенаторлар 80 яшьтән өлкәнрәк гражданнарның һәм I төркем инвалидларның пенсияләренә өстәмә түләүне минималь хезмәт хакы күләме дәрәҗәсенә кадәр арттыру турында закон проекты кертте. Бу хакта «ТАСС» хәбәр ит
-
Яңалыклар
Казанда гыйнвар башыннан 150 мең тоннага якын кар эреткәннәр
Гыйнварның беренче көннәрендә Казанда кар эретү пунктларына китерелүче кар күләме арту теркәлгән.
-
Җәмгыять
13 гыйнвар – Россия матбугат көне
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия матбугат көне белән котлады.
-
Яңалыклар
Республикада һава торышы үзгәрәчәк
Якын көннәрдә Татарстанда -20 градуска кадәр салкынайтачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».